Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Кытайда

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кытай Халык Республикасының Шэньчжэнь шәһәрендә World Food City Халыкара импорт продуктлары үзәге ачылды. Татарстан делегациясе дә шунда, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкли. Делегация составында шулай ук «РАЦИН» ДУП генераль директорының үсеш буенча урынбасары Әнвәр Мәүләнов, Татарстан Республикасының Инвестияне үстерү агентлыгының әйдәүче белгече Диана Сабирова, Кытай Халык Республикасында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйләҗев, «Кукмара Металл савыт-саба заводы» ААҖенең үсеш буенча директоры Әминә Гайфуллина һәм башкалар бар.

World Food City Халыкара импорт продуктлары үзәге – 550 мең кв. метр мәйданлы комплекс. Аның территориясендә павильоннар, офислар, шулай ук халыкара мерчендайзинг-үзәк бар. Үзәк ачылу уңаеннан зур күләмле программа төзелгән – азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр арасында ярышлар, кулинар-шоу, «Краб фестивале», Шанхай хезмәттәшлек оешмасында катнашучы илләр, шулай ук Кыргызстан һәм Татарстан презентациясе каралган. Форум 29 октябрьгә кадәр барачак.

Татарстан презентациясе вакытында Николай Титов, Диана Сабирова, Әнвәр Мәүләнов һәм «Алзат» Синцзян экспорт-импорт сәүдә компаниясенең генераль директоры Әхмәтҗан Галиев чыгыш ясаячаклар. Алар чарада катнашучыларны Татарстан казанышлары һәм аның җитештерү мөмкинлекләре, аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International