ТИПКА базасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре өчен уку семинары узды

2017 елның 20 октябре, җомга

Кичә, 19 октябрьдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының рәисләре һәм потенциаль җитәкчеләре өчен уку семинары узды.

Укырга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, Казан кооператив институтының фәнни эшләр буенча проректоры Юлия Вәлиева һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Семинар барышында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын булдыруның һәм аның эшчәнлегенең оештыру-хокукый нигезләре, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү, салым салу һәм продукцияне сату, дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International