Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖендә көнбагыш җыю дәвам итә. «Быел көнбагыш 8,9 мең гектар чәчелгән иде, аны җыюда 18 комбайн эшли, – дип сөйләде хуҗалык агрономы Рамил Кәлимуллин. – Техника саны соңга таба тагын артачак. Әлегә барлык мәйданның 8%ы суктырылган, май орлыгының бер гектардан уртача уңышы 22-23 центнер тәшкил итә».
Көнбагыш суктыруда эшләүче комбайнчылар арасында – Айнур Сәләхов һәм аның ярдәмчесе Илфат Газизов. Айнурга 30 яшь, комбайнда икенче сезон эшли, ә Илфатка 19 яшь, ул бу эштә беренче елын эшли. «Быел техникум тәмамладым, эшем ошый. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр», – дип сөйләде Илфат.
Татарстан Республикасы буенча бүгенге көнгә көнбагыш 11,9 мең га (планнан 9%) мәйданда җыелган. Барысы 19,8 мең тонна май орлыгы суктырылган. Уртача уңыш – 16,6 ц/га.