2017 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре хакында ачык фикер алышу булачак. Анда әлеге учреждениенең агымдагы елның 9 аендагы эшенә йомгаклар каралачак.
Чарада тыңлана торган нотыклар белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://shn.tatarstan.ru/rus/informatsiya-po-publichnim-meropriyatiyam-dlya.htm.
Булачак чара темасы буенча сорауларны аgronadzor_rt@mail.ru электрон адреска җибәрергә мөмкин.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт.