Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 2017 елның 28 сентябренә 33,6 мең га (планнан 45%) мәйданда 1300,2 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Уртача уңыш – 387 ц/га.

Бәрәңге 5,1 га (82%) мәйданда 108,8 мең тонна алынган, уртача уңыш – 215 ц/га.

Рапс 57,4 мең га (97%) мәйданда 80,5 мең тонна җыелган. Уртача уңыш – 14 ц/га.

Республика хуҗалыкларында яшелчә 550 га (20%) мәйданда җыелган. Гомуми җыем – 12,7 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International