Марат Әхмәтов: үсемлекчелек тармагында авыл хуҗалыгы елы тәмамланып килә

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Брифинг республикадагы көзге кыр эшләренә багышланган иде.

«Үсемлекчелек тармагында авыл хуҗалыгы елы тәмамланып килә, – дип билгеләп үтте Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Кичә без ашлык җыюда 5 миллион тонна планканы узып киттек, уртача уңдырышлылык – гектардан 34 центнер дәрәҗәсендә сакланып калды. Тагын 5 мең гектарда бөртеклеләр җыясы калды. Алда шулай ук орлыкка кукуруз җыясы бар».

Министр кукурузның терлек азыгында мөһим компонент булуын һәм кошчылык, дуңгызчылык тармакларында, шулай ук сөт җитештерүдә яхшы кулланылуын билгеләп үтте. «Быел җәй салкын булды, кукуруз өлгереп җитмәячәк. Безнең планда – өлгергән мәйданны, ул 50 мең гектар чамасы, орлоыкка җыеп калырга, калганын силоска салырга. Бу тулаем җыемга өстәмә ашлык була».

Моннан тыш, 140 мең га мәйданда көнбагыш җыясы бар. Министр сүзләре буенча, бу культурадан мул уңыш көтелә, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр көнбагыш игүдә зур тәҗрибә тупладылар.

«Татарстанда 74 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере җыю дәвам итә, аның яртысы диярлек җыелды инде, – диде Марат Әхмәтов. – 1 миллион тоннадан артык татлы тамыр алынды».

Туфракны төп эшкәртү 960 мең га (планнан 48%) мәйданда башкарылды, тагын 1,1 млн. га эшкәртәсе калды. Көзге культуралар 500 мең гектар артык мәйданда чәчелде, шулардан көзге бодай – 350 мең га, көзге арыш – 144 мең га.

«Үсемлекчелек елы йомгаклары турында әйтсәк, бу ел күрсәткечләре – игенчелеккә объектив бәя бирү булыр иде. Кыш буена без аналитик эш белән шөгыльләнәчәкбез», – диде Марат Әхмәтов.

Министр иң күп ашлык җыйган районнарны атап китте, иң алда Буа районы бара – 200 мең тонна. Зәй районында 190 мең тонна ашлык суктырылган, Сарман районында – 189 мең тонна, Арча районында – 175 мең тонна, Тәтеш районында – 172 мең тонна, Актаныш районында – 170 мең тонна. Иң югары уңдырышлылык Зәй районында – 49,9 ц/га. Нурлат районында бу күрсәткеч – 46,1 ц/га, Сарман районында – 44,4 ц/га, Кукмара һәм Тәтеш районнарында – гектардан 40ар центнер.

Ашлыкка базар бәяләре әлегә аның үзкыйммәте дәрәҗәсендә кала, дип өстәде Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Ашлыкны түбән бәяләрдән сату да кыенрак әлегә, аңа ихтыяҗ зур түгел әле. «Россия ашлыкны дәүләткә интервенцион сатып алуларны вәгъдә итми», – дип, ассызыклады ул.

Шул ук вакытта Марат Әхмәтов, Татарстанны, башка субъектлардан аермалы буларак, сөттән килгән акчалар коткара, дип, билгеләп үтте. «Һәркөнне 3,3 мең тоннага якын сөт сатып, без 70 миллион чамасы табыш алабыз, гәрчә, сатып алу бәяләре узган елгы дәрәҗәдә булса да. Әмма октябрь – ноябрьдә үк арту ягына авышу булачак инде. Бу табыш авыл хуҗалыгын тотуга нык ярдәм итә, чөнки бу чор аеруча чыгымнар тотуны таләп итә, кайбер урыннарда урып-җыю тәмамланмаган да бит әле, яшелчәләр, бәрәңге җыела. Республикада сөт терлекчелегенең торышы бу чордан иң аз югалтулар белән чыгарга ярдәм итә», – диде ул.

Вице-премьер, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан көзге чәчү өчен минераль ашламаларга республика бюджетыннан 1 млрд. сум акча бүлеп бирелде, диде.

«Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә беркадәр сабыр итәргә мөмкинлек бирә, бәлки, бәяләр яхшы якка үзгәреп китәр. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үз нотыгында, Америка һәм Канада быел узган елга караганда азрак ашлык җыялар, дигән иде. Бәлки, дөньякүләм ихтыяҗ Россиянең эчке базарындагы хәлләрне дә үзгәртер, – диде ул. – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да савым сыерларын тоту өчен 360 миллион сум бирелде, бу акчаларга бөртекле терлек азыгы сатып алырга мөмкин».

Министр сөйләвенчә, кайбер предприятиеләр, Ютазы, Спас, Тәтеш, Шәмәрдән, Спас элеваторлары, ашлыкны базар бәяләреннән сатып алалар, әмма бу бәяләр уртача санала.

«Бәяләр тирбәлеше кышкы чорда да була, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Ашлыкны салыр өчен дә, саклар өчен дә урын бар. Урып-җыю чоры уңайлы булды дип әйтергә була, хуҗалыкларга ашлыкны өстәмә киптерергә туры килмәде. Аның дымлылыгы 12 – 13 процент иде, аны чистартып салырга гына кирәк булды. Ашлык, үз сыйфатын югалтмыйча, бер ел да, аннан артыграк та сакланыр, дип уйлыйм».

Ашлыкны экспортлауга килгәндә, вице-премьер, Татарстан өчен ул шактый чыгымлы, шулай ук ул әлегә тирәнтен эшкәртелмәгән дә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International