Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Колос» ҖЧҖендә терлекләр өчен мул азык әзерләнгән

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Колос» ҖЧҖендә терлекләр өчен мул азык әзерләнгән. «Терлек азыгы планлаштырылганнан да күбрәк әзерләнде, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Алексей Чукин. – Шул исәптән: 1000 тоннадан артык силос, 900 тонна сенаж, 550 тонна печән, 200 тонна салам».

Хуҗалыкта 220 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 60 баш савым сыеры. Бу көннәрдә фермада 700 килограммнан артык (узган елга карата 120%) сөт савыла. «Югары күрсәткечләр – терлекчеләр Николай Харитонов һәм Александр Ивановның тырышлык нәтиҗәсе. Алар үз эшләренең чын осталары, бу хезмәттә күп еллар эшлиләр инде, шуңа күрә аның бөтен нечкәлекләрен беләләр», – диде Алексей Чукин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International