Казанда «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Активлар мәктәбе чаралары үткәрелде

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

2017 елның 21 – 24 сентябрендә «Регина» КК (ГК) базасында (Петровский пос., Казан ш.) «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының (ТИО) Активлар мәктәбе чаралары үткәрелде. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасы кысаларында узды.

Активлар мәктәбендә «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы район бүлекчәләренең авыл яшьләре эше үзенчәлекләре белән таныш булган рәисләре һәм лидерлары катнашты. Форумны оештыручыларның шундый алымны сайлавы юктан гына түгел: мәктәпнең максаты – эшнең максатларын һәм бурычларын билгеләү, шулай ук социаль компетентлыкны булдыру. Әгәр алдагы сменалар социаль проектлаштыру белән танышуга һәм аны өйрәнүгә юнәлтелгән булса, быелгы мәктәп бер тренер белән укыту сессиясеннән тора һәм ул яшьләр сәясәтендәге социаль компетенциягә юнәлдерелгән. Программаны эшләүче һәм смена тренеры – Наталья Никитина – «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе программаларын эшләүче модератор, «Эразмус+» халыкара яшьләр программасы тренеры.

«Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИОның район бүлекчәләр рәисләре һәм лидерлары бөтен смена дәвамында авыл яшьләре белән эшләү рәвешләрен карадылар, социаль компетенцияләрне үстерү буенча биремнәр башкардылар, проектларны гамәлгә ашыруның стадияләрен өйрәнделәр һәм башка кызыклы эшләр башкардылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәресләр анти-тренинг рәвешендә узды: катнашучыларга бернинди материаллар өләшмәделәр, сессиядән соң калырга тиешләр бар нәрсә – болар блокнотлардагы язмалар һәм гаджетлардагы фотографияләр.

«Сессиядә катнашучыларның тәҗрибәле яшьләр булуы миңа бик ошады, алар авыл яшьләре белән эшләү өчен ниләр кирәген төгәл беләләр. Күп кенә яңа идеялар барлыкка килде», – дип, үз фикерләре белән бүлеште «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИОның Зәй бүлекчәсе рәисе Диләрә Шувалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International