Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында инвестиция проектларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында инвестиция проектларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николая Титов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Россельхозбанк» АҖ, «Сбербанк» ГАҖ (ПАО), «Ак Барс» банкы» ГАҖ, «ВТБ» банкы” ГАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә башында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул алдагы 3 елга тармак алдына куелган бурычлар турында сөйләде. «2020 елга без эре мөгезле терлекләрнең бүгенге санын саклап калырга, савым сыерларының генетик потенциалын елга 6 мең кг дәрәҗәдә тотарга тиеш», – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.

Аныңәйтүенчә, моның өчен сөт терлекчелегенә инвестиция кертергә һәм аны тагын да механикалаштырырга икрәк.

Министр урынбасары шулай ук дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде. «Терлекчелек объектларын төзү чыгымнарының 30%ын кайтару каралган федераль ярдәм программасы 2020 елга кадәр генә эшләячәк», – диде ул.

Аннары финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов һәм инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров чыгыш ясадылар. Алар киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына инвестпроектларны яклау өчен тапшырыла торган документларга таләпләр турында сөйләделәр.

Киңәшмә азагында инвестиция проектларын ташламалы кредитлау һәм кредит шартлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International