Татарстанда бу елның 21 сентябренә 21,6 мең га (планнан 29%) мәйданнан 803 мең тонна татлы тамыр чыгарылган.
Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 463,5 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 351,2 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 70,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 41,9 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 358,2 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 47 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәрнең чыгышы – 12,9%.
«Зәй шикәре» ААҖендә 34,7 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 6,8 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 5,4 мең тонна.