Республикада 19 сентябрьдә савылган тулаем сөт күләме 3423 тонна булды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елның 19 сентябрендә савылган тулаем сөт күләме 3423 тонна булды. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 192 тоннага күбрәк.

Бер сыердан уртача савым 14,6 кг тәшкил итте. Бер сыердан тәүлеклек иң күп савым Әтнә районында – 23,9 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20,6 кг, Кукмара районында – 20,2 кг, Балтач районында – 18,6 кг.

Тулаем сөт җыемы буенча Кукмара района алда бара – 210 тонна. Аннан аз гына калышып, икенче урында Балтач районы (195 тонна) бара, өченче урында – Әтнә районы (170 тонна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International