Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында кече ветеринария белгечләрен әзерләү буенча уку курслары башланды. Укулар «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДБҺБУ базасында оештырылды.
Килүчеләргә лекцияләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, «Аксубай РДВБ» ДБУ белгечләре укый. Укуда катнашучылар авыл хуҗалыгы хайваннарында була торган төрле авыруларны, аларны дәвалау һәм профилактикалау ысулларын өйрәнәләр, шулай ук кирәкле гамәли күнекмәләр алалар.