Республиканың Әлки муниципаль районында кыр яклагыч урман полосаларын торгызу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ки муниципаль районында кыр яклагыч урман полосаларын торгызу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында инвентаризация уздырыла, эш төрләре һәм күләмнәре билгеләнә, болар – утыртылган агачларның төпләрен чистарту, чүпләрдән арындыру, өстәмә агач-куаклар утырту һәм корыганнарын кисү.

Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән нәтиҗәле файдалану, җирләрне крестьян (фермер) хуҗалыкларына арендага тапшыру, җирләрдән рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү һәм файдаланылмый торган җир өлешләрен муниципаль милеккә күчерү кебек мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International