Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды. Узган атна йомгаклары буенча иң яхшы механизатор булып «Кызыл Яр» ҖЧҖеннән Мөслим Миңнуллин танылды, ул бу хуҗалыкта 30 елдан артык эшли.
«Урып-җыю эшләрен иң кыска срокларда тәмамларга кирәк. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт», – диде Рамил Гатиятуллин, комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп, һәм аларга алга таба уңышлар теләде.