«Иң яхшы комбайнчы-2017» конкурсында җиңүгә дәгъва кылучылар турында республика районнарыннан белешмәләр җыю дәвам итә

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

2017 ел уңышын җыюда эшләүче алдынгы механизаторлар турында республика районнарыннан белешмәләр җыю дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда иң яхшы 200 комбайнчы 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Конкурс шартлары нигезендә техника эшчәнлек куәтенә бәйле рәвештә төркемнәргә бүленә. Комбайннар буенча: беренче төркемдә – СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, Енисей, икенче төркемдә – ДОН-1500/1200, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-812, КЗС-10К, Кейс-2366, Нью Холланд ТХ-65/ТС-56, Клаас Доминатор Мега-204/208, өченче төркемдә – Акрос 580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX/CX/CS, Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион 480/540, Джон Дир 9560-9670, Джон Дир W540, дүртенче төркемдә – Клаас Тукано 570-580, Торум-740/750, Клаас Лексион 560/570/580/650/670/740/770. шулай ук үзйөрешле чапкычларда эшләүче комбайнчыларны да төркемнәргә бүләргә дигән карар кабул ителгән иде.

Бүгенге көнгә беренче төркемдә Лаеш районының «Зарипов Г.Б.» КФХыннан Фәргать Әхмәтшин алда бара. Ул 21 көн эчендә «Нива СК-5» комбайнында 1764 тонна ашлык суктырган. Икенче төркемдә рейтингның беренче юлында Әлмәт муниципаль районының Н. Е.Токарликов АҖеннән Андрей Федосеев тора. Тәҗрибәле механизатор 27 көн эчендә «Нью-Холланд ТС-56» комбайнында 3360 тонна ашлык суктырган. Өченче төркемдә беренче урынны Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов А.И.» КФХыннан Владимир Никитин биләп тора, ул 33 көн эчендә «Нью Холланд 8080» комбайнында 4615 тонна ашлык суктырган, дүртенче төркемдә беренче урында – Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖеннән Фирдүс Зәйнуллин, ул 26 көн эчендә «Торум 750» комбайнында 3222 тонна ашлык суктырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International