Татарстан Республикасы Кукмара авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында ашлыкны саклауга салу буенча кызу эш бара. Ашлык ындырында дүрт ашлык киптерү агрегаты эшли, эш тәүлек буенча оештырылган.
Ындыр табагына ашлыкны тәҗрибәле механизатор һәм шофер Андрей Андреев ташый. Ул 40 ел инде руль артында. «Быел уңыш бик яхшы, эш күп, – дип сөйли Андрей. – Безнең коллектив дус, тату эшли, шуңа күрә авырлыклар да сизелми».
Бүгенгә Вахитов ис. АХҖКында 6,6 мең тоннадан артык бөртекле ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 58,7 центнер. Хуҗалыкта 1140 га бөртекле һәм кузаклы культуралар (планнан 92%) җыелган.