ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел комплексында узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узды. Чара дискуссия форматында барды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Алабуга прәнниген тәкъдим итте.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Россия тәмнәре» конкурсында халык тавыш бирүнең беренче атнасында илебез халкы үзләренең яраткан төбәк туклану продуктлары брендлары өчен 500 меңнән артык тавыш биргән инде.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Милли сәүдә маркасы татарларның милли ризыгы - Талкышы кәләвәне тәкъдим итте.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте гөмбәләрне авыл хуҗалыгы продукциясенә кертте.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International