Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан һәм Узбәкстан арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Үзбәкстан Республикасының инновацион үсеш министры Иброрхим Абдурахмонов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Татарстан ягыннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков эш итте.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Ришат Хәбипов, «Ривц» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, «Рацин» АҖ башкарма директоры Рәдим Нурхәмәтов, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнулов катнашты.

Наил Залаков республика агросәнәгать комплексының төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм инвестиция  мөмкинлекләрен  тәкъдир итте. Очрашу кунакларын ветеринария, фән, терлекчелек тармаклары өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре кызыксындырды.

«Татарстан безне бик кызыксындыра, һәм без эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны җайга салу мөмкинлегенә шат.  Бездә дә сезгә күрсәтерлек нәрсәләр бар. Фән бер урында гына тормый, технологияләр үсә», - дип билгеләп үтте  Иброрхим Абдурахмонов.

АПКны цифрлаштыру мәсьәләләре дә читтә калмады. Киләсе атнада ук делегация вәкилләре «Kazan Digital Week - 2021» халыкара форумында катнашачак.

Очрашу йомгаклары  буенча эшче төркем төзү турында карар кабул ителде, аның вәкилләре хезмәттәшлек өлкәләрен җентекләбрәк  өйрәнү өчен республикага киләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International