Авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия 2021» илкүләм премиясе мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көннән авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия 2021» илкүләм премиясе мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү  башланды.

Катнашу өчен Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, аерым авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар чакырыла, алар үз проектларын 2021 елның 30 октябренә кадәр тапшыра алалар.

Конкурсның максаты - авыл территорияләрен һәм агротуризмны үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен популярлаштыру, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыру, халык традицияләрен һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, шулай ук Россия авылының уңай образын булдыру. Ул 12 номинациядә авыл хуҗалыгы җитештерүе, авыл территорияләре һәм социаль проблематика (кешеләр “җирдә”) категорияләрендә узачак.

 Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү ноябрь аенда тантаналы чара форматында узачак. Өстәмә мәгълүматны Конкурс сайтында: www.agrokonkurs.ru, электрон почта аша: www.agrokonkurs.ru яки Конкурсның колл-үзәгендә: +79997957556 (Россия буенча шалтырату бушлай) алырга  мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International