Хөрмәтле ветеринария табиблары, фельдшерлар, инспекторлар!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Ветеринария хезмәткәре көне белән ихластан котлыйм!
Сезнең һөнәрегез, кыйммәтле белемнәрегез һәм туплаган тәҗрибәгез агросәнәгать тармагы һәм кеше тормышы өчен алыштыргысыз һәм аеруча әһәмиятле, чөнки терлекчелек тармагының нәтиҗәле үсеше, тиешле санитар контрольне тәэмин итү, ил халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры шуларга бәйле.
Тармак алдына куелган бурычларны уңышлы үтәү - илнең милли иминлегенең нигезе. Бу шартларда сезнең уртак эшкә керткән өлешегез тагын да әһәмиятлерәк һәм саллырак була бара.
Сез һөнәрегез белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Ветеринар хезмәте җәмгыятьтә ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.
Әлеге өлкәдә эшләүче барлык белгечләргә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җәббаров