Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 июльгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 6853 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли. Ә Казанда 1 июньнән мобиль бригадалар метрога керү юлында COVID-19 коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясый башладылар. Мондый пунктларда теләгән һәр кеше хәтта эшкә барганда да прививка ясатып китә ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булуы кирәк. Мобиль бригада медиклары метрополитенның ике - «Әмәт» һәм «Кремль» станцияләрендә генә булмый.
Прививканы 7.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр 9 метро станциясе янында ясатырга мөмкин:
1. Авиатөзелеш
2. Төньяк вокзал
3. Яшьлек
4. Кәҗә бистәсе
5. Габдулла Тукай мәйданы
6. Сукно бистәсе
7. Горки
8. Җиңү Проспекты
9. Имәнлек
Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен рөхсәт ителә. Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал, вакцина ясалган 1нче көнне исәпләмичә, 21 көн тәшкил итә.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ),
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы,
3. Бердәм 122 номеры,
4. КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.