Иң яхшы хэндлер булып Әтнә районы терлекчесе танылды

2021 елның 3 июле, шимбә

«Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда хэндерлар конкурсы узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурсантларны Венгрия Республикасының Голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең илкүләм ассоциациясенең халыкара   профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш бәяләде.

 "Читтән караганда, хэндлерларга бәя бирү бик җиңел кебек, әмма бу алай түгел. Үтәлергә тиешле  бик күп кечкенә детальләр һәм кагыйдәләр бар. Аларның бурычы – сыерны  тотып йөртү  түгел, ә судьяга һәм тамашачыларга күрсәтү», - дип билгеләп үтте ул.

Ярышлар барышында хэндлерлар хайваннар һәм судьялар арасындагы  мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен күрсәттеләр, хайваннарның дөрес итеп акрын һәм тигез йөрешләрен, шулай ук гәүдә тотышларын, аяк-тоякларын  һәм башларын  тотуын презентацияләделәр. Ярышлар 22шәр катнашучыдан торган   өч категориядә узды.

Беренче төркемдә җиңүчеләр булып Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев, Әтнә районының «Күшәр» АХҖК орлыкландыручысы Рәфис Галимуллин һәм Әтнә районының «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов   табылды.

«Бу өч яшь егет, рингка кергәч үк, миңа карап, мин нәрсә уйлаганны  аңлагандай, хайваннарны  иң яхшы  яктан  презентацияләргә тырыштылар. Катнашучылар миңа таба карасалар да, күзләре сыерларда  иде,  аларны  даими контрольдә тотттылар», - дип билгеләп үтте Шебёк Тамаш.

 Икенче категориядә Балтач районының “Кызыл юл” АХҖК терлекчесе Илгиз Галимуллин, Балтач районының  “Смәил” авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветеринария табибы Илдар Хаҗиев һәм Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсының ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов иң яхшылар дип танылдылар.

“Хәзер без гаҗәеп тамаша күрәбез -   хайваннардан торган  озын матур  линия. Аларның барысының да бик озак һәм тырышып күнекмәләр узганы күренә.  Без хәзер күргән нәрсәләр - тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Иң яхшы хэндлер шундый  булырга  тиеш, аны рингта күренмисең дә  һәм аның хайваны  бар нәрсәне үзе  белеп башкара  кебек”, - дип билгеләп үтте судья.

 Өченче төркемдә Мамадыш районының «Азык-төлек программасы»  АПКсының ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов, Алабуга районының «Мир» ҖЧҖ терлекчесе Андрей Ветошкин һәм Саба районының «Шытсу» АХП ҖЧҖ терлекчесе Рәфис Гобәйдуллин җиңүчеләр булдылар.

Абсолют хэндерлар түбәндәгеләр булды: Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев, Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсының  ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов һәм Әтнә районының «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International