26 апрельдән 2 майга кадәр Татарстанда Европа иммунизацияләү атнасы үткәреләчәк

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмләренә караганда, иммунизация ел саен дифтерия, столбняк, коклюш һәм кызамык авыруларыннан 2-3 миллион үлем очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Без прививкалана торган инфекцияләр ни белән куркыныч соң? Дифтериядән авыручыларның 2/3сендә йөрәк авыруы (миокардит) арта. Хәтта очраклы яра алудан столбняк белән авырырга була, аннан үлүчеләр саны 90-100%ка җитә. Балаларда кызамыктан энцефалит(баш мие ялкынсыну) арта, бу баланың интеллектуаль үсеше бозылуга һәм үлемгә китерергә мөмкин. Эпидемик паротит (свинка) саңгыраулыкка һәм балага уза алмауга, бигрәк тә малайларда җенси орлыкка зыян китерергә мөмкин. Полиомиелит дәвалап булмаслык параличка китерергә мөмкин. Грипптан өзлегүләр (пневмония һ.б.) госпитализацияләүгә һәм үлемгә китерә.

Халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен халыкны планлы иммунизацияләү белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көндә вакциналаштырудан да нәтиҗәлерәк башка саклану механизмы юк!

Исегездә тотыгыз, прививкалардан баш тарту конкрет кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә аның тирәсендәге якын кешеләре өчен дә (гаилә, төркем яки сыйныф, дуслар) куркыныч тудыра. Иммунитеты түбән кешеләр (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулары булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинациядән баш тарту аеруча куркыныч, чөнки алар бактерияләргә һәм вирусларга тизрәк бирешә. Вакцинацияне кичектерергә яисә аннан бөтенләй баш тартырга карар кылып, Сез үзегезгә зур җаваплылык аласыз, чөнки мондый карар Сезнең үзегезнең, балагызның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга, шулай ук әйләнә-тирәдәге кешеләргә зыян китерергә мөмкин.

Безнең һәркайсыбыз яшәргә хокуклы, димәк, прививка ясатырга һәм сәламәт булырга хокуклы!

Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International