Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы кырларында чәчү эшләре бар куәткә бара. 21 майга район буенча барлык мәйданның 78%ында чәчелгән, чәчелгән җирләр 49,7 мең га тәшкил итә. Шул исәптән бөртекле культуралар - 30,9 мең га (96%), рапс – 8 мең га (101%), көнбагыш – 5,5 мең га (74%), орлык кукурузы – 1 мең га (66%).
«Һава шартлары эшләрне азрак тоткарласа да, без чәчү кампаниясен кыска срокларда бетерергә җыенабыз, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Александр Ромадановский. – Чәчү эшләренә көндәлек мониторинг алып барабыз».
«Мөкәтдисов Р.С.» КФХында чәчү тәмамланды инде. «Аерым серләре юк, – ди КФХ башлыгы Рәис Мөкәтдисов. – Барысы да гап-гади – эшләрне дөрес оештыру, тикшерелгән сыйфатлы орлык, яхшы кадрлар, минераль ашламаларны һәм ягулык-майлау материалларын вакытында китереп тору. Бодай, арпа һәм берьеллык үләннәр чәчтек».