Габдрахманов Илдус Харис
улы
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы 36
Телефон:
+7 (843) 221-76-34
Факс:
+7 (843) 221-76-34
E-Mail:
Ildus.Gabdrahmanov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Габдрахманов Илдус Харис улы 1960 елның 6 мартында Татарстан АССРның Кукмара районы Түенбаш авылында туа.

Белеме:
1985 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Белеме буенча белгечлеге: агрономия, галим-агроном

Хезмәт эшчәнлеге:
1977 елның 6 сентябреннән 1978 елның 5 маена кадәр - ТАССРның Кукмара районы “Татарстан” колхозында спорт буенча инструктор.
1978 елның 5 июненнән 1980 елның 15 июненә кадәр – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1980 елның 15 июненнән 1980 елның 8 августына кадәр – ТАССРның Кукмара районы “Татарстан” колхозы колхозчысы.
1980 елның 25 августыннан 1985 елның 30 гыйнварына кадәр - Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты студенты.
1985 елның 1 февраленнән 1986 елның 20 декабренә кадәр – ТАССРның Кукмара районы “Татарстан” колхозында комплекслы бригада бригадиры.
1986 елның 20 декабреннән 1996 елның 15 февраленә кадәр – Татарстан Республикасы Кукмара районының “Дружба” колхозы рәисе.
1996 елның 19 февраленнән 2000 елның 24 апреленә кадәр - Татарстан Республикасы Кукмара районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
2000 елның 2 маеннан 2000 елның 7 сентябренә кадәр - Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.
2000 елның 7 сентябреннән 2001 елның 1 августына кадәр - Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары – Татарстан Республикасыныћ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Продукция хәзерләү һәм аның сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе башлыгы.
2001 елның 1 августыннан 2005 елның 8 августына кадәр - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү һәм эшкәртү идарәсе башлыгы.
2005 елның 9 августыннан 2006 елның 17 августына кадәр - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары мониторингы идарәсе башлыгы.
2006 елның 18 августыннан бүгенге көндә кадәр – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре:
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Россиянең Агросәнәгать комплексы атказанган хезмәткәре
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005) белән бүләкләнде.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования