Эшчәнлек предметы һәм максатлары:
  • умартачылык продукциясен һәм авыл хуҗалыгына караган башка продукцияне хәзерләү, эшкәртү һәм сату;
  • халыкны һәм юридик затларны умартачылар инвентаре, җиһазлары, балавыз һәм башка товарлар белән тәэмин итү;
  • кәрәзләр, балавыз, умартачылар өчен инвентарь һәм җиһазлар, умартачылык продукциясе нигезендә эшләнгән биологик яктан тулы кыйммәтле азык-төлек һәм дәвалау продуктлары, терлек азыгы катнашмалары җитештерү һәм реализацияләү;
  • барлык категориядәге хуҗалыкларның умарта хуҗаларына умартачылыкны үстерүдә, умартачылык продукциясен эшкәртүдә, саклауда һәм сатуда, шулай ук бал алу базасын ныгытуда булышлык күрсәтү, моның өчен кирәкле инфраструктура булдыруда катнашу;
  • барлык категориядәге хуҗалыклар умарталыкларында селекция-нәсел яхшырту эшен оештыру. Нәсел яхшырту, умарта үрчетү хуҗалыкларын һәм умартачылык фермаларын үстерүгә булышлык күрсәтү;
  • Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә һәм югарыдагы башка оешмаларга һәм ведомстволарга умартачылык буенча тәкъдимнәр һәм документлар әзерләү;
  • бал кортларын үрчетүдә һәм аларны карап тотуда һәм умартачылык продукциясе җитештерүдә технология нормативларын үтәүне, бал кортлары гаиләләренә агрозооветеринария хезмәте күрсәтүне, умартачылык объектларында профилактик һәм ветеринария-санитария чараларын үткәрүне оештыруны, умарталыкларның ветеринария-санитария паспортларын үз вакытында тутыруны тикшереп торуны гамәлгә ашыру;
  • умартачылык буенча нәсел яхшырту хуҗалыкларына, крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм башка товар җитештерүчеләргә умартачылык продукциясе җитештерүен арттыруны стимуллаштыруның һәм аларга булышлык күрсәтүнең, дәүләт акчасын һәм ресурсларын файдалануның аеруча перспектив юнәлешләрен ачыклау һәм тормышка ашыру;
  • энтомофиль авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын күтәрү һәм үстерелә торган орлыкларның, җимешләрнең һәм җиләкләрнең сыйфатын яхшырту максатларында, әлеге культураларны эшкәртүнең интенсив технологияләре системасына бал кортлары тарафыннан серкәләндерүне актив кертү;
  • умартачылыкта фәнни-техник прогресс казанышларын, бал кортлары гаиләләрен комплекслы файдалану ысулларын кулланышка кертүне оештыру; фармацевтика, азык-төлек, химия тармаклары һәм башка тармаклар өчен биологик яктан тулы кыйммәтле азык-төлек һәм дәвалау продуктлары, дарулар өчен техник чимал җитештерүен арттыру;
  • агросәнәгать комплексының идарә органнарын умартачылык мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итү, махсус һәм реклама продукциясен әзерләү, бастырып чыгару һәм тарату, умартачылык мәсьәләләре буенча консультацияләр, семинарлар, киңәшмәләр, конференцияләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрү;
  • умартачылык буенча кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү эшен оештыру;
  • районнарның һәм республиканың агрозооветеринария белгечләренә, филиалларына, сәүдә-хәзерләү оешмаларына, кәрәзләр, балавыз һәм умартачылыкка караган башка продукция җитештерү һәм эшкәртү заводына җитәкчелек итүне һәм аларны тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру.


Сафиуллин Рәшит Рәкыйп улы
Сафиуллин Рәшит Рәкыйп улы
Генераль директор
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420054, Казан шәһәре, Укытучылар урамы, 7
Телефон: (843) 270-02-23
Факс: (843) 278-84-56, 270-02-23

Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования