Гомуми бүлек

назад
Төп функцияләре:

  • Министрлык аппаратында җитәкчеләр кушкан эшләрне башкаруны тәэмин итүгә, карарларны, боерыкларны (приказларны), күрсәтмәләрне (распоряжение) һәм министр күрсәтмәләрен (указание) үз вакытында һәм тиешенчә үтәүгә бәйле эшләрне оештыра;
  • структур бүлекчәләр, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан Министрлык җитәкчеләре кушкан һәм тикшерүдә тотыла торган эшләрнең үз вакытында һәм төгәл үтәлүен тәэмин итә;
  • Министрлык аппаратында, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә документлар белән эшләүнең торышын тикшерүдә тота һәм тикшерә, Министрлык аппараты, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләрен бүләкләү һәм аларга җәза бирү турында Министрлык җитәкчеләренә тәкъдимнәр кертә;
  • билгеләнгән тәртиптә корреспонденцияне, хезмәт документлары буенча исәпкә алу-белешмә эшен кабул итүне, теркәүне, үтәүгә тапшыруны һәм җибәрүне гамәлгә ашыра, башкару дисциплинасы торышына, документлар әйләнеше күләменә анализ ясый һәм аларны яхшырту һәм санын киметү турында тәкъдимнәр кертә;
  • гражданнар тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карауны оештыра, килүчеләрне Министрлык аппаратында кабул итүне тәэмин итә, әлеге эшнең торышын анализлый һәм эшне яхшырту турында тәкъдимнәр кертә;
  • Министрлык аппаратында һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә эш башкару буенча норматив-методик документлар (тәгълимнамәләр, кагыйдәләр, эшләр номенклатурасын һ.б.) эшли һәм гамәлгә кертә;
  • районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре архивларын да кертеп, архив эшен һәм документларны үз вакытында дәүләт саклавына тапшыруны оештыра;
  • Министрлык биналарын һәм аның башка корылмаларын имин һәм эшләү өчен яраклы хәлдә тотуны тәэмин итә, бүлмәләрне һәм эш урыннарын җиһазлар, оештыру техникасы чаралары белән җиһазландыру, хезмәт күрсәтүче җиңел автомобильләр белән тәэмин итү чараларын күрә;
  • билгеләнгән сметалар чикләрендә хуҗалык чыгымнарына бүлеп бирелгән бюджет акчасы белән эш итә, матди байлыкларның сакланышын тәэмин итә, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә кирәкле ярдәм күрсәтә;
  • Министрлыкта үткәрелә торган оператив киңәшмәләрдә катнаша.
Баев Насыйх Зәет улы
Гомуми бүлек
Баев Насыйх Зәет улы
Бүлек мөдире
Телефон:
+7 (843) 221-76-75
Email:
Башлык урынбасары
Телефон:
+7 (843) 221-76-77
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования