Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп
улы
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы 36
Телефон:
+7 (843) 221-76-41
E-Mail:
Nazip.Hazipov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Хаҗипов Нәҗиб Нәкыйп улы 1957 елның 13 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сатыш авылында туа.

Белеме:
1983 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1974-1975 елларда – ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы комбайнеры ярдәмчесе.
1975-1977 елларда – СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.
1977-1978 елларда – Казан дәүләт ветеринария институтының хәзерлек бүлеге тыңлаучысы.
1983-1985 елларда - ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы баш зоотехнигы.
1985-1986 елларда – КПССның Саба районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы.
1986–1989 елларда - Саба районының Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы партия оешмасы секретаре.
1989–1992 елларда – Татарстан Республикасы Саба районының “Ильич” исемендәге колхозы рәисе.
1992–2000 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм аларның сыйфаты буенча бүлек мөдире, баш дәүләт инспекторы.
2000–2001 елларда - Татарстан Республикасы Теләче районының халык депутатлары Советы рәисе урынбасары.
2001–2003 елларда – Теләче районы администрациясе башлыгы урынбасары – Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
2003 елның августыннан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре:
Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә.

Гаилә хәле: өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования