Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан
улы
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы 36
Телефон:
+7 (843) 221-76-58
E-Mail:
Talgat.Tagirzyanov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы 1956 елның 25 ноябрендә Татарстан АССРның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа.

Белеме:
1984 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
Баулы районы хуҗалыкларында эшли.
1974-1976 елларда - ТАССРның Баулы районы “Южный” совхозы слесаре.
1976-1978 елларда – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1978 елда – ТАССРның Баулы районы “Южный” совхозы шоферы.
1984 елда – ТАССРның Баулы районы “Южный” совхозының күп хезмәт куела торган эшләр буенча инженеры.
1985-1986 елларда – ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлек азыгы җитештерү һәм терлек азыгын файдалану бүлеге өлкән инженеры.
1986 елда – ТАССР Агросәнәгать комплексы буенча дәүләт комитетының терлек азыгы җитештерү һәм эшкәртү бүлекчәсе инженеры.
1986-1990 елларда – ТАССР Агросәнәгать комплексы буенча дәүләт комитетының терлек азыгы җитештерү һәм эшкәртү бүлекчәсенең төп технологы.
1990-1991 елларда – ТАССР Агросәнәгать комплексы буенча дәүләт комитетының терлек азыгы җитештерү һәм мелиорацияләнә торган җирләрне файдалану бүлегенең төп инженеры.
1991 елда – ТССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлек азыгы җитештерү һәм мелиорацияләнә торган җирләрне файдалану бүлегенең төп инженеры.
1991-1994 елларда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының машиналар һәм җиһазлар белән тәэмин итү бүлекчәсе төп инженеры.
1994-2001 елларда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының лизинг эшчәнлеге төркеме баш белгече.
2001-2002 елларда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының маркетинг һәм лизинг эшчәнлеге, ягулык-майлау материаллары бүлеге башлыгы урынбасары.
2002-2005 елларда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлеге башлыгы
2006 елда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге башлыгы.
2006 елның апреленнән – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык техникасы сәясәте буенча урынбасары.

Бүләкләре:
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә.

Гаилә хәле:
өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования