Әхмәтов Марат Готыф
улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы 36
Телефон:
+7 (843) 221-76-00
Факс:
+7 (843) 221-76-79
E-Mail:
agro@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1954 елның 16 нчы июнендә Татарстан АССР ның Арча районы Хәсәншәех авылында туа.

Казан дәүләт ветеринария институтының ветеринария факультетын (1976), Сарытау югары партия мәктәбен (1988) тәмамлый.

Балтач районы хуҗалыклары һәм оешмаларында эшли.
1976-1978 елларда – Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыкта ветеринария врачы;
1978-1983 елларда – “Алга” күмәк хуҗалыгы рәисе;
1983-1990 елларда – КПСС Балтач райкомының икенче, аннан соң беренче секретаре;
1990-1991 елларда – Балтач халык депутатлары райсоветын рәисе;
1991-1999 елларда – администрация башлыгы; 1992-1999 елларда – администрация башлыгы һәм Балтач район советы рәисе;
1999 елның маеннан Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты.

Дуслык ордены, “Почет билгесе”, Почет ордены, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының көмеш медале, “Санкт-Петербургның 300-еллыгы истәлегенә” медале, “Россиянең спорт буенча дәүләт комитетына 80 ел” медале,
“Чирәм җирләрне үзләштерә багышлауга 50 ел” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, кызы һәм улы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования