Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде, аның максаты - Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җирле җитештерүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре – эшкуарлар катнаша ала.
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Исегезгә төшерәбез, алар 9 сентябрьдән башланды һәм Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск муниципаль районында 2шәр мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта уза. Муниципаль районнарда да төрле вакыт аралыгында ярминкәләр үткәрәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөһим мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Гөлүс Баязитов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә кадрлар мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Министрлыкта видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Эшлекле киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрохолдинг вәкилләре һәм ярминкәләр оештыруда җаваплы кешеләр катнашты.
“Своё Фермерство” аграр В2В-маркетплейсын тәэмин итүчеләр Россельхозбанкның яңа финанс ярдәменнән файдалана башладылар. Хәзер һәр тәэмин итүче товарны бер мизгелдә кредитка сатып алу опциясенә тоташа ала.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Агросәнәгать комплексының инженерлык-техник тәэмин ителеше» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм комбайнчылар конкурсында җиңүчеләр катнашты.
Комбинат Казанда 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм ясады. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама идет в гости» (“Обнимама кунакка бара”) акциясен яңадан башлап җибәрде. Шушы көннәрдә предприятие Казанның Киров районында урнашкан 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу рус, татар һәм инглиз телләрендә дәресләр алып барыла торган полилингваль балалар бакчасы, анда компенсацияләү юнәлешендәге төркемнәр бар. Хәзер балалар бакчасына 400 бала йөри, шулардан 25 - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала.
Казан дәүләт аграр университетында игенчелектә туфракның адаптив-ландшафт системаларын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.