“Роскачество” Россия Федерациясе субъектларының сертификатланган органик продукция җитештерүчеләр саны буенча яңартылган рейтингын тәкъдим итте. Узган ел органик төбәкләр саны артты. Хәзер илнең органик картасында Адыгей Республикасы, Иркутск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү бар. Органик продукция - синтетик пестицидлар, синтетик минераль ашламалар, антибиотиклар, үсеш гормоннары һәм башка шундый матдәләр кулланмыйча үстерелгән яки җитештерелгән продукция ул. Россиядә бары тик аккредитацияләнгән органда сертификат алу гына җитештерүчегә үз продукциясен органик дип атарга һәм аны тиешле рәвештә маркировкаларга хокук бирә, төргәкләргә “Органик” билгесен (салат фонында ак яфрак) куя ала.
Бүген Кукмара районы «Татарстан – казанышлар республикасы» дигән автобус марафоны эстафетасын каршылады. 1 мартка кадәр ул республиканың 29 районына керәчәк. Бүген аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Россельхозбанк 2023 елда Татарстан Республикасы аграрийларына 25 млрд сум акча биргән. Бу узган елдагыдан 10%ка күбрәк, шул ук вакытта акчаларның 64%ы авыл хуҗалыгын үстерү өчен уңайлы булган ташламалы шартларда бирелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
2024 елның 29 - 31 гыйнварында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» узачак. Күргәзмә традицион рәвештә агросәнәгать комплексының киң экспозициясен һәм эшлекле программаның 20дән артык чарасын берләштерәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алабуга һәм Тукай муниципаль районнарына эшлекле сәфәр белән килде. Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов белән бергә ул республиканың газ-мотор инфраструктурасы объектларын карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан балаларның теләк-хыяллары язылган берничә открытка алды.
2023 елда Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды. Рөстәм Миңнеханов 2023 елда фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт премияләрен бирү турындагы Указны имзалады.
Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Республиканың муниципаль районнары китапханәләре базасында «Авыл яшы» пилот консультация үзәкләре авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре нәтиҗәләре буенча барлыкка килде. Проектны тормышка ашыру өчен Әгерҗе, Апас, Баулы һәм Балтач районнары сайлап алынды.