ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Җир тозы» рейтингына гаризалар кабул итү башланды, аның барышында Россия агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчеләре исемлеге булдырылачак. Беренче махсуслаштырылган тармак рейтингы  Россельхозбанк һәм Менеджерлар ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

Достижения.рф  сайтында тавыш бирергә мөмкин булган   объектлар  исемлеге киңәйтелде. Ресурста Татарстан авыл  хуҗалыгы тармагы  - Россиянең алдынгы  авыл  хуҗалыгы төбәге булган  республика  өчен тавыш бирергә мөмкин:   https://достижения.рф/achievements/region/1314.
 


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Мой бизнес»  үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кыз  эшкуарлыгы»на өйрәнү буенча бушлай белем бирү программасын гамәлгә ашыра башлыйлар. Программа Казанда 17 октябрьдә һәм 20 октябрьдә Чаллыда эшли башлый, ул онлайн һәм офлайн-форматларда 1,5 айлык интенсив дәресләр уздыруга  исәпләнгән.

Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казанның Авиатөзелеш районында узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты һөнәр берлеге  комитеты  хезмәткәрләр өчен Буа муниципаль районына сәфәр  оештырды.


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия  Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумының һәм Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен әзерләү, төзү һәм үтәлешен тикшереп тору буенча тармак комиссиясенең уртак утырышы узды. Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Республика һөнәр берлеге  комитетының социаль-икътисадый яклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин, Министрлыкның икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин, шулай ук Тармак комиссиясе әгъзалары катнашты.


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Иң мөһим бурычларның берсе – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада әйтте.
 


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм экспортерлары өчен «Авыл хуҗалыгы йөкләре өчен FESCO логистик чишелешләре» темасына уку  узды. Анда Татарстан  Республикасы  Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан  Республикасы  Рәисе ярдәмчесе Фәрит Абделганиев, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «ФЕСКО Интегрированный Транспорт» ҖЧҖ коммерция директоры Алексей Кравченко, шулай ук республиканың 50дән артык кече һәм урта агропредприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
 

«Август-Агро» агрофирмасының көзге бодай һәм язгы рапс чәчүлекләренә бу сезонда беренче мәртәбә сусыз (газсыман) аммиак урынына аммиаклы су кертәләр. Эремә тулысынча үз көчләре белән бутагыч  системаларында (касоваркаларда) әзерләнә, алар белән бүгенге көндә холдингның барлык хуҗалыкларында  бар.  Азотлы ашлама кертелә торган мәйданның  гомуми күләме  - 61 мең гектар. 15 берәмлек ликвилайзер җәлеп ителгән.
 


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы  ветераннарын юбилейлары белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International