ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь 2018 ел.
сишәмбе

Бүгенге көндә терлекчеләрнең  төп  бурычы  – терлекләрне вакытында кышкы абзарларга күчерүне төгәлләү, монда сөтнең зсыйфатын һәм күләмен киметмәү һәм терлекләрнең сәламәтлеген саклап калу аеруча мөһим.

2018  елның  23 сентябрендә   Казан  дәүләт аграр университетының  Механизация  һәм техник  сервис институты  Укыту-күргәзмә үзәгендә    “Татарстанның   бакча һәм виноград  җимешләре»  күргәзмә-ярминкәсе узды.

2018 елның 21 - 23 сентябрендә Саба шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХV авыл Спартакиадасы программасы буенча   авыл командалары арасында бадминтон буенча  Татарстан Республикасы    чемпионаты  узды.


24
сентябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Фестиваль кунакларын  йомыркалы  гаҗәеп кызыклы  уеннар көтә:    йомырка ыргыту чемпионаты,  әтәчләр  сугышы,   йомырка белән ярышлар, шулай  ук  тагын   бик күп төрле   махсус конкурслар,  аттракционнар  һәм мавыктыргыч уеннар булачак.

2018 елның 20 - 23 сентябрендә Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә   «Бакчачы көне – 2018» XIII  бөтенроссия  күргәзмәсе узды. Аны ачу   тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче  урынбасары Джамбулат Хатуов катнашты.

2014 елдан башлап «АГРОКӨЧ» холдингы Зәй шикәре» заводын модернизацияләүгә һәм аның инновацион технологияләренә 2 млрд сум инвестиция кертте.


22
сентябрь 2018 ел.
шимбә

Бүген  Казанда  ун мәйданчыкта  авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре узды. Продуктларны  һәм  товарларны  республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК предприятиеләре китергән иде. Барлыгы    42,6 млн. сумга  якын продукция китерелгән, килгән машиналар саны –  529.

Лаеш  муниципаль районының Именьково авылында И. Р. Саетова крестьян-фермер хуҗалыгы   кырларында  туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды.

21 сентябрьдә  Тукай муниципаль  районында терлекчелек биналарының 2018-2019 елда кышка әзерлеген һәм сөт-тлвар фермаларында җайланмаларны тикшерделәр. Комиссия составына район башлыгы  Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Ренат Хәсәнов, район ветеринария берләшмәсе  башлыгы Ленар Хәйбуллин кергән иде.


21
сентябрь 2018 ел.
җомга

Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясенең  барышы турында бүген Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования