ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Казан шәһәренең IT-паркында бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) «ЛОКОЛО» цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча уку семинары уздырылды.
 

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) продуктлары Россиянең ТОП-500 FMCG-брендлары исемлегенә керде. Бу - Россия базарына чыгарылган иң күп сатыла торган продуктлар рейтингы. «Очень важная корова» һәм «Обнимама» брендлары   продуктлары Атланмай («Сливочное масло») һәм  Балалар өсен сөт ризыгы  («Детское питание - молочное») товар категорияләрендә иң яхшылар рәтенә керде. Шуны  әйтергә кирәк, бу сегментларда «ЗМК» АҖ брендлары Татарстаннан бердәнбер  иделәр. 
 


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Ленар Хантимиров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Россия авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча   идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Гыйбадуллин, «Татарстан умартачылары» төбәк  иҗтимагый оешмасы  вәкиле Ренат Гатауллин,   районның авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе консультанты Искәндәр Шәмсетдинов, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм умартачылар  катнашында киңәшмә узды. 
 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, Рөстәм Гайнуллов, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, шулай ук Министрлык бүлекләре башлыклары һәм тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.
 


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

 


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 апрельдә Алексеевск муниципаль районында муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин,  Россия авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкиле Рөстәм Хөснетдинов, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалының җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова, Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, районның дәүләт ветеринария  берләшмәсе башлыгы Харис Хәйбуллин, «Татарстан умартачылары» төбәк  иҗтимагый оешмасы  вәкиле Александр Зайцев, шулай ук районның авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе консультанты Александр Кондратьев,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм  умартачылар  катнашында киңәшмә узды.
 

Агросәнәгать комплексында махсуслашкан Татарстан компанияләре эшкә тәҗрибәсе булган йә тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләрне дә  ялларга әзер. Моны Россельхозбанк тарафыннан  «Я в Агро» платформасындагы вакансияләрне тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

 “Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ республиканың сөрүлек җирләренә аларның минераль азот  белән тәэмин ителеше  буенча   ел саен мониторинг уздыра.  2024 елда язгы азот диагностикасы ике  – Кама алды һәм Идел буе зоналарында үткәрелде
 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлек культурасын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати эш алып бара.
 


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 5 апреленнән 19 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга  гаризалар  кабул  итү турында  хәбәр итә, суммалар  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта  тотыла  торган  1 сыер өчен -  2 мең сум, 2 сыер өчен  -  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  - 4 мең сум;   ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда,  өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International