ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген   Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Баулы муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 
 

11 апрельдә В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университетында «Циклик территорияләрне, бизнес-модельләрне үстерү стратегиясе» темасына халыкара дәрәҗәдә  түгәрәк өстәл узды. 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында оператив штабның чираттагы утырышы узды, анда сезонлы кыр эшләренең барышы, аграрийларга дәүләт ярдәмен җиткерү мәсьәләләре, шулай ук язгы  су  ташуларыннан илнең зыян күргән   төбәкләрендә агросәнәгать комплексының алга таба эшчәнлеге каралды.   Анда федераль ведомстволар вәкилләре һәм агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары җитәкчеләре катнашты, чараны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мөслим муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 
 


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы программасының төбәк  этабы буларак оештырылды.
 

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
 


12
апрель, 2024 ел
җомга

Апрель башында Айрат Әюпов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Икътисадый авыр чорларда ул «Татсельхозтехника» предприятиесе генераль директоры урынбасары була һәм аның үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

 Узган атнада республикада язгы кыр эшләренә старт бирелде.  Бүген инде 29 муниципаль район аграрийлары кырларга чыктылар: уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыралар, тырмалауга  керештеләр. 

 

Татарстан аграрийлары   техника паркын яңартуга елдан-ел күбрәк игътибар бирәләр. Узган ел гына да республиканың машина-трактор паркы 13 млрд сумга диярлек яңартылган, хуҗалыклар 3 меңгә якын  техника һәм җайланмалар сатып алганнар, шул ук вакытта дәүләт ярдәме программалары үзебезнең брендларга һәм Таможня берлеге буенча Россия партнерларына өстенлек бирергә этәрә.

 


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар Министрлар Кабинетының профильле комитет карамагындагы юнәлешләр  буенча  2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар нәселле терлекчелек турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хупладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International