Татарстан районнарында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерләнү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар уза

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бу атнада республикада урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерләнү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар уза.

Лениногорск районы авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Төркем составында шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дә бар.

Гадәт буенча, башта Федотовка авылында комиссия әгъзалары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре алдында районның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Рәгать Хөсәенов районда «Иң яхшы комбайнчы – 2017» конкурсын үткәрү турында игълан итте.

Тикшерү барышында экспертлар ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннарының, ашлык чистарту машиналарының урып-җыюга әзерлеген, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен бәяләделәр. Хезмәт өчен түләү системасына һәм хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына аерым игътибар бирелде.

Тәлгать Таһирҗанов хуҗалыклар җитәкчеләренә кайбер искәрмәләр ясады һәм аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирде.

Сарман районында авыл хуҗалыгы оешмаларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ришат Насыйров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агросила групп» ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов составындагы комиссия тикшерде.

«Районда терлек азыгы әзерләү эшләре бара, тиздән урып-җыюга керешәбез. Безнең алда уңышны югалтуларсыз һәм имин шартларда җыеп алу бурычы тора», – дип билгеләп үтте Фәрит Хөснуллин.

Ришат Насыйров урып-җыюга әзерлекнең барышын уңай бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Нөркәй» АФ ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Җәлил» АФ ҖЧҖ һәм «Сарман» АФ ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International