Марат Әхмәтов “Үлемсез полк” акциясендә катнашты

2017 елның 9 мае, сишәмбе

9 майда, Җиңү Көнендә, Казанда узган “Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. 
Быел Казанда әлеге акциягә 120 меңгә якын кеше кушылган. Кешеләр үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотографияләрен күтәреп бардылар. “Үлемсез полк” акциясе, республика башкаласыннан тыш, Татарстан Республикасының барлык башка шәһәрләрендә һәм районнарында узды.

Марат Әхмәтов үзенең әтисе – Готыф Әхмәтовның портреты белән чыкты. Готыф Әхмәтов 1919 елда Арча районының Хәсәншәех авылында туган, 1940 елның сентябрендә шул авылдан хәрби хезмәткә чакырыла. Аның хәрби хезмәте 6 елга сузыла. Яшь хәрби хезмәткәр курсын узганнан соң, аңа «сержант-атучы» хәрби исеме бирелә, 8 ай хәрби частьтә хезмәт иткәннән соң Харьков өлкәсенә җибәрелә, анда яшь солдатларны укыту һәм хәрби хезмәткә әзерләү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә шунда ул сугыш башлану хәбәрен ишетә һәм 1941 елның 26 июнендә Киев өлкәсендә ПВОның Воронеж-Борисоглебский районы дивизиясенең орудия командиры булып фашистларга каршы сугышка җибәрелә. Бу безнең гаскәрләрнең чигенгән чагы була, аңа да чигенүнең авыр кичерешләрен тоярга туры килә. Готыф Әхмәтов Балтыйк диңгезе ягыннан кергән дошманнардан Ленинградны саклап калуда катнашкан сугышчылар белән бергә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шундый ук бүләккә ул тагын соңрак – Днепрның уң ягын дошманнардан азат итүдә күрсәткән кыюлыклары өчен ия була. 
Маршта меңләгән катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс урамы – 
Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы маршруты буйлап узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International