Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында “Яшелчә аланы” проекты гамәлгә ашырылачак

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Быел Әлмәт шәһәрендә “Яшелчә аланы” проекты гамәлгә ашырылачак. Әлеге проектта яшелчә культуралары үстерергә теләге булган теләсә нинди фермер катнаша ала.

400 га территориядә заманча сугару һәм үстерү технологияләре белән мәйданнарны эшкәртү буенча киң күләмле эш башкару планлаштырыла. 13 км озынлыкта үзәк магистральторбаүткәргеч сузу һәм 1 мең куб метрдан артык су бирерлек насос станциясе урнаштыру күздә тотыла.

Проектта катнашучыларга 5 га һәм аннан күбрәк җир бирелә. Моннан тыш, культураларны эшкәртү өчен заманча техника, гаражлар һәм бокслар, яшелчәсаклагыч биреләчәк, шулай ук 200 кешегә исәпләнгән тулай торак булачак.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Әлмәт муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яисә районның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International