Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саен минималь сатып алу бәяләрен тәкъдим итәчәк

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саенминималь сатып алу бәяләрен тәкъдим итәчәк.

2016 елның ноябрендә түбәндәге бәяләр билгеләнде (өстәлгән бәяләргә салымнан тыш, 1 кг продукция өчен): югары сортлы сөт – 24 сум, беренче сортлы сөт – 22 сум, халыктан сатып алу бәясе – 20 сумнан да ким түгел.

Муниципаль районнарның администрацияләре белән бергәләп алып барылган эш нәтиҗәсендә халыктан сатып алына торган сөткә октябрь аендагы уртача бәя 2,84 сумга артты. Иң югары бәя Аксубай районында – 22 сум. Алексеевск районында – 21,95 сум, Балтач районында – 21,73 сум, Чистай районында – 21,70 сум, Бөгелмә районында – 21,50 сум, Әлки районында – 21,25 сум, Мамадыш районында – 20,90 сум, Саба районында – 20,57 сум, Кукмара районында – 20,50 сум, Питрәч районында – 20,40 сум, Арча районында – 20,38 сум, Балык Бистәсе районында – 20,30 сум, Әтнә районында – 20,20 сум, Зеленодольск районында – 20,13 сум. Шул ук вакытта кайбер районнарда сөтнең бәясе 19 сумнан да кимрәк. Андыйлар арасында: Ютазы районы – 17 сум, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама районнарында – 18әр сум, Апас районында – 18,50 сум.

Сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан атна саен алып барыла. Мәгълүмат тиешле карарлар кабул итү өчен анализлана. Мондый эш шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм итү максатында алып барыла.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыгражданнарга савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплауга субсидияләр бирелде. Субсидияләр бер савым сыерына – 3000 сум, бер баш ана кәҗә өчен һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 1000 сум исәбеннән бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International