Татарстан вәкилләре икмәк-кондитер әйберләренә Сыйфат халыкара смотры кысаларында 9 алтын медаль алды

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Узган атнада Мәскәү шәһәрендә икмәк-кондитер әйберләренә: «Тортлар. Вафлилар. Печеньелар. Пряниклар - 2016» Сыйфат халыкара смотры булды.

Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә «АСКОНД» кондитерлык сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе, ФГБНУ ВНИИ Кондитерлык сәнәгате бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының ФДБФУ, Халыкара сәнәгать академиясе оештырды.

Смотр «Тортлар. Вафлилар. Печеньелар. Пряниклар – 2016» Халыкара конференция чаралары кысаларында узды.

Конкурста Россиядән һәм якын чит илләрдән 40 предприятие катнашты, 180 төрле икмәк-кондитер әйберләре китерелгән иде.

Татарстан Республикасыннан смотрда «Казанның 2 нче икмәк заводы» ААҖ, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ (Казан шәһәре), «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ катнашты. 16 төрле кондитер әйберләре китерелгән.

Татарстан Республикасының Икмәк җитештерүчеләр берлеге югары сыйфатлы продукция өчен Диплом һәмГран-при белән бүләкләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 9 алтын медаль белән бүләкләнгән. «Казанның 2 нче икмәк заводы» ААҖ, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» –  чәк-чәк өчен, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ – эчле печенье өчен, «БКК» ААҖ – чикләвекле вафли торт өчен, «Зеленодольск икмәк комбинаты»  ЯАҖ – «Прага», «Монблан» тортлары,«Буше» пирожное өчен, «Түбән Кама икмәк комбинаты»  ААҖ – «Юбилейный» заказ торты өчен. 

Көмеш медальләр алучылар: «Казанның 2 нче икмәк заводы» ААҖ – эчле пряниклар өчен, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ  – «Аленушка» һәм «Симфония вкуса» тортлары өчен, «Зеленодольск икмәк комбинаты»  ЯАҖ – «Медуница» торты өчен, «Түбән Кама икмәк комбинаты»  ААҖ  – «Кедровый орех»торты һәм «Песочная полоска» пирожное өчен.

«Зеленодольск икмәк комбинаты»  ЯАҖ «Сувенир» прянигы өчен бронза медальгә ия булды.

«Түбән Кама икмәк комбинаты»  ААҖ иң яхшы бизәкле заказ торт өчен халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча диплом һәм II дәрәҗә кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International