Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре импортны алыштыра торган азык өстәлмәләре турында гамәли күрсәтмәләр чыгардылар

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Терлекчелек тармагының икътисадый нәтиҗәлелеген күтәрү өчен ашлык фуражынҗитештерүне арттыру белән бергә, концентрацияләнгән азыкның энергетик һәм протеин туклылыгын да арттыру зарур. Баланслы булмаган рационнар нәтиҗәсендә терлекчелек продукциясен җитештерүгә, нормативлар белән чагыштырганда, 1,4-1,6 мәртәбә артыкконцентрацияләнгән азык тотыла. Бүген әлеге проблеманың бик актуаль булуына бәйле рәвештә, ТатНИИСХның: Рәдис Хуҗин, Шамил Шакиров, Фәүзия Гибадуллина, Евгений Крупин, Руслан Фәйзрахманов, Ирек Бикчәнтәев составындагы галимнәре һәм белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов ярдәмендә, “Импортны алыштыра торган энергопротеинлы азык өстәлмәләре: сөтчелек терлекчелегендә җитештерү һәм куллану технологиясе” дигән гамәли күрсәтмәләре эшләнде һәм бастырып чыгарылды (Казан: Инновацион технологияләр үзәге. 2015, 40 б.).

Күрсәтмәләр һәркем файдалана алырлык итеп язылган һәм терлекчелекне интенсификацияләүгә кагылышлы күп мәсьәләләр чагылдырылган. Татарстанда җитештерелә торган югары аксымлы һәм энергетикалыкультуралар тасвирланган. Терлекчелек буенча галимнәрнең, җирле агроресурсларны һәм эшкәртү сәнәгате калдыкларын кулланып, төрле энергопротеинлы концентрат җитештерү технологияләре буенча яңа эшләнмәләренең нәтиҗәләре китерелгән. Сөтчелек тармагында аларны куллану нәтиҗәләре күрсәтелгән.

Авторлар, әлеге басма киң даирә галимнәр һәм авыл хуҗалыгы белгечләре өчен кызыклы булыр, дип уйлыйлар, чөнки күрсәтмәләр терлекчелек продукциясен җитештерүнең табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International