Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчеләр киңәшмәсе узачак

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

6 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның җиде аенда җерлекчелек тармагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узачак.

Чарага муниципаль районнардан терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсекл эше хезмәте башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» белгечләре, республика нәсел эше предприятиеләре директорлары чакырыла.

Фикер алышуга терлекчелек торышы, терлекләрнең баш санын арттыру, үзебездә югары аксымлы, энергетикалы азык (яңа технология буенча кукуруз, рапс) җитештерү һәм алар белән тәэмин итү, грант алу өчен зоотехникларның эшен бәяләү критерийлары мәсьәләләре чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International