Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләп бетерүне 1 апрельгә тәэмин итәргә кирәк

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2015 елгы язгы кыр эшләренә 14 меңтрактор, шул исәптән 800 энергия кулланыла торган, 550 чәчү комплексы, 6,7 мең чәчкеч, 5,8 меңкультиватор, 1,0 меңнән артык туфрак эшкәртә торган күпфункцияле агрегат җәлеп ителәчәкбу чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда үткәрергә ярдәм итәчәк.

Инженерлык хезмәте каршында чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада ремонт эшләрен башкару өчен 700 ремонт остаханәсе, 800дән артык ремонт пунктлары һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пунктлары бар, аларда 1 меңнән артык ремонтлау звенолары, 3000гә якын квалификацияле механизаторлар һәм слесарьлар эшкә җәлеп ителгән.

Запас частьләр табу ягыннан ел авыр. Санкцияләр кертү, валюта курсының күтәрелүе запас частьләр табыштыруга да кагыла.

Хуҗалыкларда чит ил техникасы да шактый кулланыла, шуңа күрә иң кыска срокларда заказлар бирү ягын карарга кирәк. Министрлыкның механизация хезмәте запас частьләр кайтарылуны һәм техниканың вакытында төзәтелүен тикшереп тора.

Исәпләүләр буенча, техниканы 2015 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сумга якын чыгым тоту таләп ителәчәк, шулардан 1,3 млрд. сум язгы чәчү кампаниясенә. Бәяләр артуны һәм чит ил тракторларын, комбайннарын һәм чәчү комплексларын ремонтлау зарурлыгын исәпкә алсак, финанс йөкләнеше республика буенча тагын ярты миллиардка артачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 2015 елның 21 гыйнварына республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 553 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган. Бүгенге көнгә 5949 бер. трактор (әзерлек – 64 %), 4178 бер. чәчкеч (әзерлек – 69 %), 206 бер. чәчү комплексы(әзерлек – 53 %), 4200 бер. культиватор (әзерлек – 77 %) ремонтланган.

Ремонт эшләре Актаныш, БуаКайбычТүбән Кама,  ӘгерҗеАзнакай һәм Аксубай муниципаль районнарында актив алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International