АПКга чыгымнар тоту кимеми

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев исәпләвенчә, 2015 елда Хөкүмәт авыл хуҗалыгына чыгымнар тотуны киметмәскә һәм 2014 елгы югары уңыштан импортны алмаштыру өчен файдаланырга тырышачак, дип хәбәр итә «РИА Новости».

"Безнең бурыч — эчке базарда проблемалар тудырмыйча, 2015 елда узган елгы уңыштан тиешенчә, бөтен булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану, шул исәптән терлекчелектә баш санын арттыру һәм импортны алмаштыра торган технологияләрне гамәлгә кертү", — дип игълан итте Медведев Россия авыл хуҗалыгыминистры Николай Федоров белән очрашуда.

Премьер-министр тагын декабрьдә авыл хуҗалыгын үстерү программасының яңа редакциясен раславы турында да искә төшерде, аның нигезендә игенчелеккә, орлыкчылыкка һәм башка перспектив юнәлешләргә игътибар элеккегә карагандакүбрәк биреләчәк.

"2015 елда без боларны тулы күләмдә финанслый алырбыз дип ышанам... Бу позицияләрне яклау өчен барысын да эшләргә тырышычакбыз", — дип өстәде ул.

2020 елга кадәр АПКга дәүләт ярдәме күрсәтү сценарийында федераль бюджеттан 2020 елга кадәр 2,13 триллион сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла. 2015 елда АПКны үстерүгә дәүләт программасы кысаларында федеральбюджеттан 187,9 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Әлеге программа 2020 елга Россия Федерациясеендә авыл хуҗалыгы җитештерүен 2013 ел белән чагыштырганда 17,9 %ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип күздә тотыла, шул исәптән игенчелек продукциясен — 16,2%ка, терлекчелекнекен — 18,8%ка.

Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, бу планнарны ике ел эчендә тормышка ашырып булачагына ышандырды.

"Әгәр без боларны барысын да чынбарлыкта тәэмин итә алсак, безнең исә башка альтернатива юк, иң күбе ике ел эчендә бу импортны алыштыруга гарантия булачак дип планлаштыра алабыз", — диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International