Марат Әхмәтов: 2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе барлык категория хуҗалыклар буенча 150,1 млрд. сум тәшкил итә

2014 елның 1 ноябре, шимбә

2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе барлык категория хуҗалыклар буенча 150,1 млрд. сум тәшкил итәшул исәптән игенчелек – 61,5 млрд. сумтерлекчелек – 88,6 млрд. сум.

2013 елның шул чорына карата 105,2% тәшкил итәБу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

2014 елның 1 ноябренә күрсәткечләр буенча республика кырларыннан 
орлыкка 15,9 мең га кукуруз, 33,3 мең га көнбагыш, 1,6 мең га шикәр чөгендере җыелмаган калдыдип хәбәр итте МаратӘхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең барышы турында, муниципаль районнарның аларда катнашуы турында җентекләп сөйләде. Ул аеруча активлык күрсәткән районнарны атап китте, болар: Нурлат, Арча, Саба, Балтач, Буа, Кукмара районнары.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында агросәнәгать паркына гына да көнгә 18 меңләп кеше килә. Авыл хуҗалыгы продукциясенә шәһәр кешеләре ягыннан ихтыяҗ зур. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә төп азык-төлек товарларына бәяләр сәүдә челтәрләрендәгеләргә караганда түбәнрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International