Марат Әхмәтов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Төркия Республикасыделегациясе белән очрашты, аны Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкли.

Делегации составында Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Нух Юксельгюнгёр, Мерсин провинциясенең туристлык платформасы рәисе Нуман Оджар, Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе әгъзасы Уфук Майя, Tat Pulses компаниясе җитәкчесе Вейсель Мемиш һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада авыл хуҗалыгының торышы турында сөйләде. Төркия кунаклары, үз чиратында, үзләренең компанияләре турында һәм Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлекнең яшелчәләр, фасоль үстерү кебек юнәлешләре һәм башкалар хакында сөйләделәр.

Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш экспортлау, ашламалар җитештерү мәсьәләләре буенча Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгатьпалатасы идарәсе әгъзасы Хакан Сефа Чакыр, сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе әгъзасы Армаган Онер чыгыш ясадылар.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм гомумән республика өчен үсеш ноктасы кирәк, бу ресурсны без чит ил инвестицияләрендә күрәбез”, - диде Марат Әхмәтов.

Чара барышында эшче төркем төзергә һәм кабат очрашу оештырырга, дип карар кылынды, очрашу программасына Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән танышу керәчәк.

Башта Төркия делегациясе беләшн Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Хөкүмәт Йортындагы очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан РеспубликасыПрезидентының халыкара мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан белән Төркия Республикасының хезмәттәшлеге актив рәвештә ныгый, дип ассызыклады. Чит илләрд катнашындагы уртак предприятиеләр саны буенча Төркия Татарстан Республикасында беренче урында тора. Татарстанга Төркия инвестицияләренең күләме 1,5 млрд. доллардан артып китте.

Татарстан Президенты төрек бизнесменнарын республикада аларның барлык проектлары Татарстан Республикасыҗитәкчелеге тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк яклау табачак дип ышандырды.

«Без ике арадагы хезмәттәшлекне сезне кызыксындыра торган барлык юнәлешләр буенча, аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы продукциясе китерү, текстиль сәнәгатен үстерү, туризм буенча, корырга тиеш, дип әйтте Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов, очрашуны тәмамлап. - Хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстанның һәм Мерсинның мөмкинлекләре җитәрлек».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International