Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм галимнәр авыл мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар белән очраштылар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районының аграр техникумы базасында авыл мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты», югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт ветеринариямедицинасы академиясе» галимнәре белән очрашу уздырдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габделгазиз Юнысов, социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Афанасьева, Нурлат муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин, КДАУдан (КГАУ) А.Б. Москвичева – биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор; КДВМАдан (КГАВМ) Р.Р. Шәйдуллин – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент; мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире А.И. Акмуллин.

Чарада барысы 250 кеше катнашты.

Авыл мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар белән очрашулар авыл яшьләрен Татарстан Республикасының аграр югары уку йортларына җәлеп итү максатында оештырыла. Шундый чараларны 2014 елның 1 мартына кадәр республиканың 39 муниципаль районында үткәрү планлаштарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International