2014 елга төп бурычлар

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Узган ел кабул ителгән “2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында Мелиорация департаменты тарафыннан төп бурычлар билгеләнде.

Аларны үтәү масатчан программада каралган түбәндәге өч комплекслы проектны гамәлгә ашыру белән башкарылырга тиеш: Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендәге югары технологияле мелиорация фондын булдыру; Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендәге, муниципаль милектәге һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрмилкендәге мелиорация системаларын һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны үстерү; авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең авыл хуҗалыгы әйләнешеннән төшеп калуын булдырмау.

Аерым алганда, мелиорация өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне комплекслы хокукый җайга салу максатында, “Җирләрнемелиорацияләү турында” Федераль законга үзгәреш кертергә, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең мелиорациямөлкәт комплексы системаларын оптимизацияләүне уздырырга, шулай ук гидромелиорация комплексы объектларынпроектлау һәм төзү юнәлешендә эшне камилләштерергә кирәк булачак.

Шулай ук дәүләт мелиорация системаларын, аерым урнашкан гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү эшләрен ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан үтәү, күрсәтелгән объектларда һәлакәтләрне булдырмау һәм, булган очракта, алардан килгән зыяннарны бетерү эшләренә, мелиорация объектларыннан нәтиҗәле файдалану өчен мелиорацияҗирләрен исәпкә алып, аларны тикшерү эшләренә тотыла торган чыгымнарны билгеләү методикасын эшләү һәм раслау таләп ителә.

Мелиорация буенча ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче составының һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү дә аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында мелиорация объектларын проектлаштырганда әйләнә-тирә мохитне яклау чараларын күрүне дә күздә тотарга кирәк, энергияне һәм ресурсларны саклый торган һәм экологик имин материаллар һәм технологияләр куллануга өстенлек бирергә кирәк, дип белдерә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры вазыйфаларын башкаручыДаниил Путятин әйтүенчә, 2014 елга планлаштырылган эшчәнлек илебезнең мелиорация тармагы белән алга таба нәтиҗәле идарә итүгә зур этәргеч бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International