Агропрогресс: 1 елдан артык эшләүче авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең проектларын конкурс нигезендә сайлап алу башлана

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирүгә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең проектларын конкурс нигезендә сайлап алу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Төп шарт - еллык керем 120 млн. сумнан артмаска тиеш. Программада крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша алмый.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Документлар 2021 елның 20 июленнән 19 августына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары  турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырыла, аннары - «Агропрогресс» бүлекчәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International